Рус Тат
Түбән Кама шәһәр Советының оештыру бүлеге
8(8555) 42-42-66
Эш вакыты:
  • пн
    08:00-17:00
  • вт
    08:00-17:00
  • ср
    08:00-17:00
  • чт
    08:00-17:00
  • пт
    08:00-17:00
  • сб
  • вс
Төзүчеләр пр., 12, 202 нче бүлмә
Картаны ябу
Оешма турында

Бүлек Түбән Кама шәһәр Советы һәм аның органнары эшчәнлеген оештыру, документлар, мәгълүмати тәэмин ителеш өчен җавап бирү максатыннан оештырылган.

Оештыру бүлеге түбәндәге вазыйфалар башкара:

-         шәһәр Советы, аның даими комиссияләре, депутат  берләшмәләренең   эш планын төзи;

-         Совет, аның комиссияләре, эш төркемнәре һәм башка депутатлык  тыңлаулары буенча утырышлар, аларны оештыру-техник чаралар белән тәэмин итү эшен  оештыра һәм үткәрә;

-         бүлек вәкаләтләрендә булган  Совет карамагындагы  норматив хокукый актларны, эксперт нәтиҗәләрен әзерләүдә катнаша; 

-         шәһәр Советы, даими комиссияләр документлары белән эшне алып бара;

-         Советның даими комиссияләре утырышлары белән идарә итә, утырышларны әзерләүдә, карарлар кабул ителешен тәэмин итүдә булышлык күрсәтә;

-         Совет йөкләмәсе буенча утырышта каралачак мәсьәләләр буенча  башка бүлек, даими комиссия, учреждение, оешмалардан  материаллар соратып ала;

-         Совет депутатларына  үз вәкаләтләрен үтәү буенча консультатив һәм методик ярдәм күрсәтә, аларны кирәкле мәгълүмати белешмә  материаллар белән тәэмин итә;

-         Советның даими комиссияләре, депутатлар һәм аларның берләшмәләренең уңай тәҗрибәсен өйрәнә һәм тарата;

-         шәһәр Советы эшчәнлеге буенча статистик мәгълүматлар һ.б. хисаплар әзерли;

-         Совет эшчәнлеген камилләштерү һәм  Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты белән хезмәттәшлекне ныгыту максатында фәнни һәм социологик тикшеренүләрдә катнаша, түгәрәк өстәлләр үткәрә.

Бүлек  2 штат берәмлегеннән тора: бүлек башлыгы һәм   баш белгеч.

 

 

Бикмөхәммәтова Ләйсән Мөнир кызы
Түбән Кама шәһәр Советының оештыру бүлеге башлыгы
адрес: Төзүчеләр пр., 12, 202 нче бүлмә
телефон: 8(8555) 42-42-66
e-mail: Leisan.Bikmuhametova@tatar.ru
Структур бүлекчәләр