Рус Тат
Түбән Кама муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе
8(8555) 42-49-32
Эш вакыты:
  • пн
  • вт
  • ср
  • чт
  • пт
  • сб
  • вс
Төзүчеләр пр.,12, 125нче бүлмә
Картаны ябу
Оешма турында

Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 4 бүлеге 13маддәсе (ТР ҮСК карары,   № 15/182, 15май, 2009 ел, № 29/297,  28 апрель, 2010ел ) нигезендә, Татарстан Республикасы Түбән Кама  муниципаль районы  һәм авыл җирлекләренең  сайлау  комиссиясе вәкаләтләре территориаль сайлау комиссиясенә йөкләнгән.

Татарстан Республикасы Түбән Кама районы  территориаль  сайлау комиссиясе   дәүләт органы булып тора. Ул РФ  гражданнарының  референдумда катнашуын, сайлау хокукларын тормышка ашыра. Билгеләнгән территориядә сайлау һәм референдумнарга әзерлекне һәм үткәрүне башкара.

ТСК эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре “РФ референдумы турында” Федераль конституцион законы ,  “РФ гражданнарының  референдумда катнашу хокукы, сайлау хокукының төп гарантияләре турында” Федераль законы, “РФ Президентын сайлау турында”  , “ РФ Федераль Җыены   Дәүләт Думасына депутатларны сайлау турында”, “ТР референдумы турында”, “Җирле референдум турында”  законнары һәм Татарстан Республикасы Түбән Кама  муниципаль районы   Уставына нигезләнә.

Территориаль сайлау комиссиясе даими  нигездә эш итә.

Комиссия юридик зат статусына ия түгел.

Түбән Кама районы  территориаль сайлау комиссиясе составы хәл итүче тавыш хокукына ия булган 8 кешедән тора.

 Комиссия  вәкаләтләре срогы -  5 ел (2015 елның декабре -  2020 елның декабре).


Гыйльманов Фәрид Шәйгали улы
Түбән Кама муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе, “Бердәм исәп-хисап үзәге” муниципаль унитар предприятиесе директоры урынбасары
адрес: Төзүчеләр пр.,12, 125нче бүлмә
телефон: 8(8555) 42-49-32
e-mail: tuban-kama@tatar.ru
Структур бүлекчәләр