Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды
Түбән Кама муниципаль район Советы җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге
8(8555) 42-38-01
  • 8(8555) 42-50-49
Эш вакыты: 08:00-17:00
  • пн
    08:00-17:00
  • вт
    08:00-17:00
  • ср
    08:00-17:00
  • чт
    08:00-17:00
  • пт
    08:00-17:00
  • сб
  • вс
Төзүчеләр пр.. 12, 213нче бүлмә
Картаны ябу
Оешма турында
Җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлегенең төп бурычлары:

-         Түбән Кама муниципаль районы халкына гаммәви мәгълүмат чаралары аша мәгълүмат тарату, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында җәмәгатьчелектә уңай фикер тудыру;

-         җирле үзидарә органнарының гаммәви мәгълүмат чаралары һәм район халкы белән үзара аралашуын тәэмин итү;

-         җирле хакимият органнары арасында бердәм  мәгълүмати сәясәт эшен алып бару, аны координацияләү;

-         Түбән Кама муниципаль районы  җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында җәмәгатьчелек  фикере булдыру;  

-         Җирле, региональ һәм  федераль дәрәҗәдә  Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,  җирле үзидарә органнары һәм  бүлекчәләренең  имиджы өстендә эшләү;

-         Региональ  һәм  федераль дәрәҗәдә  Түбән Кама муниципаль районы һәм   Түбән Кама шәһәре  имиджын  булдыру өстендә эшләү.

   Җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары  белән элемтә бүлеге түбәндәге вазыйфаларны башкара:

-         муниципаль  берәмлек Советы, Башкарма комитет һәм структур бүлекчәләр эшчәнлегенә бәйле видео-, фото- һәм аудиоматериаллар әзерләп, аларны гаммәви мәгълүмат чараларына тарата; 

-         Түбән Кама муниципаль район Башлыгы мөрәҗәгатьләрен, чыгышларын, белдерүләрен басма һәм электрон  гаммәви мәгълүмат чараларына тарата; 

-         Түбән Кама муниципаль район Башлыгы һәм муниципаль районның  башка җирле үзидарә вазыйфаи затлары катнашындагы  брифинглар,  матбугат конференцияләре, интервью  һ.б. рәсми чараларны оештыра;

-         Түбән Кама муниципаль район Башлыгының рәсми визитлары, эш сәфәрләрен һәм аның катнашындагы башка чараларны  мәгълүмати тәэмин итүне оештыра;

-         җирле үзидарә органнары эшчәнлеген  тулы һәм объектив   яктырту максатында,   җирле, региональ һәм  федераль гаммәви мәгълүмат чаралары  белән   хезмәттәшлек итә;

-         Түбән Кама муниципаль район Башлыгы эшчәнлеге турында гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күргән мәкаләләргә мониторинг уздыра;

-         Түбән Кама муниципаль район Башлыгын һәм структур бүлекчә җитәкчеләрен муниципалитет эшчәнлеге, райондагы социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси вакыйгалар турында гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күргән мәкаләләр белән тиз арада таныштыра;

-         бүлек эшчәнлеге буенча мәгълүмати-аналитик материаллар,  җирле үзидарә һәм рәсми чаралар уздыруда  яңа технологияләр куллану буенча   күрсәтмә һәм тәкъдимнәр әзерли;

-         Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтын мәгълүмати тулыландыру өстендә эшли. 

Камелина Марина Валерьевна
җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге башлыгы
адрес: Төзүчеләр пр.. 12, 213нче бүлмә
телефон: 8(8555) 42-50-49
e-mail: smi.nk@tatar.ru
Структур бүлекчәләр
Гарипова Ленария Флүр кызы
җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге башлыгы урынбасары, спичрайтер
адрес: Төзүчеләр пр.. 12, 213нче бүлмә
телефон: 8(8555) 43-79-81
e-mail: garipova72@yandex.ru
Структур бүлекчәләр