Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль район Советы оештыру-кадрлар бүлеге
8 (8555) 42-39-01
Эш вакыты: 08:00-17:00
  • пн
    08:00-17:00
  • вт
    08:00-17:00
  • ср
    08:00-17:00
  • чт
    08:00-17:00
  • пт
    08:00-17:00
  • сб
  • вс
Төзүчеләр пр.12, 113 нче бүлмә
Картаны ябу
Оешма турында

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль район Советы аппаратының   оештыру-кадрлар бүлеге  аппарат эшчәнлеген оештыра, Татарстан Республикасы “Түбән Кама муниципаль районы” берәмлеге территориясендә уздырылучы  чараларны оештыру  өчен җавап бирә.

Оештыру-кадрлар бүлеге түбәндәге эшләрне гамәлгә ашыра:

- Татарстан Республикасы “Түбән Кама муниципаль районы” берәмлеге  Башлыгы һәм  район Советы аппараты эшчәнлеген  оештыру ягыннан тәэмин итү;

- район Советы аппараты  структур бүлекчәләре һәм персонал белән идарә эшенең нәтиҗәлелеген арттыру юнәлешендәге чараларны оештыру;

- район Советы аппараты  структур бүлекчәләре эшен координацияләү;

-район Башлыгы уздырган киңәшмәләрне оештыру, беркетмә алып бару;

- район Советы аппараты  белән идарә итү эшен оештыру, штат расписаниесен көйләү эшендә катнашу,  идарә итү эшен методик яктан тәэмин итү һәм камилләштерү буенча норматив актлар әзерләү;

- район Советы аппараты  белән идарә итү эшен оештыру буенча  кертелгән тәкъдимнәр, норматив актлар, нигезләмәләр, күрсәтмәләр, методика проектларын, чаралар планын  район Башлыгына карау өчен кертү;

- район Советы аппараты  эшен планлаштыру, вәкаләтле затлар һәм аппарат бүлекчәләре тарафыннан  пландагы чаралар үтәлешен башкаруны контрольдә тоту;

- район Советы аппараты  стуктур бүлекчәләре  җитәкчеләренә идарү итү өлкәсен камилләштерүдә ярдәм күрсәтү;

- барлык дәрәҗәдәге хакимиятнең  вазифаи затлары  һәм вәкиллекле органнары депутатларын сайлау эшенә әзерлекне оештыру һәм алып бару;

-район Башлыгының  рәсми чараларын оештыру һәм уздыру;

- раойнның  предприятие, оешма, учреждение хезмәткәрләрен бүләкләүгә тәкъдим итү өчен материаллар әзерләү;  район Советы эшчәнлеген камилләштерү өлкәсендә социологик һәм башка тикшеренүләр үткәрү.

Бүлек 6 штат берәмлегеннән тора: бүлек башлыгы, 4 баш белгеч һәм 1 әйдәп баручы белгеч.  

Курдюкова Ольга Николаевна
ТР Түбән Кама муниципаль район Советы оештыру-кадрлар бүлеге башлыгы
адрес: Төзүчеләр пр.12, 113 нче бүлмә
телефон: 8 (8555) 42-39-01
e-mail: oko.nk@tatar.ru
Структур бүлекчәләр