ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
30 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
24 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
22 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
21 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
15 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды

Татарстан матбугаты көне белән котлау

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары һәм полиграфия басмалары хезмәткәрләре, тармак ветераннары һәм кулына каләм алган яшь белгечләр!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы матбугаты көне белән котлыйм!

Түбән Кама муниципаль районында матбугатка карата аерым бер мөнәсәбәт урнашты. Бездә гаммәви мәгълүмат чараларына ышаныч белән карыйлар,фикерләрен игътибарга алалар, аларның сүзләре еш кына җәмәгатьчелек кәефен дә билгели. Безнең матбугат хакимият һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрдә ышанычлы арадашчы булып кала. Түбән Кама журналистлары халык фикерен ишетеп, килеп туган мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә, җәмгыятьтә тынычлыкны сакларга булыша.

Хәзер, мәгълүмат технологияләре даими үсеш алган чорда, массакүләм мәгълүмат чараларының йогынтысы һәм әһәмияте тагын да арта бара. Шәһәр, район, республикада барган вакыйгаларны халыкның ничек кабул итүе һәм перспектив планнарны бәяләве журналистларның һөнәри осталыгына, талантына, объективлыгына һәм гаделлегенә бәйле.

 Эшегезгә тугрылык, принципиальлек, җаваплылык, һичнәрсәгә битараф булмау, гаделлеккә омтылу киләчәктә дә тормышыгызда үз мөмкинлекләрегезне тормышка ашырырга һәм һөнәри үсешегезгә ярдәм итәр дип ышанам.

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, эшегездә уңышлар, иҗат илһамы телим, уңай яңалыклар тәкъдим итү өчен мәгълүмат сәбәпләре, якты һәм истә калырлык проектлар күбрәк булсын, укучылар һәм тамашачылар ышанычы юлдаш булсын.

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин



Дата изменения: 23.05.2019 15:07:47
Количество показов: 277

Возврат к списку