ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
30 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
24 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
22 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
21 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
15 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды

Россия Федерациясендә Янгын сагы көне уңаеннан мөрәҗәгать

Хөрмәтле Түбән Кама муниципаль районы

янгын сүндерү сагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

 

Сезне һөнәри бәйрәмегез  -  Россия Федерациясендә  Янгын сагы көне белән чын күңелдән котлыйм!

Быел куәтле оператив структура - Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы составындагы Дәүләт янгынга каршы хезмәте  370 еллыгын билгеләп үтә. 

Түбән Кама янгын сүндерүчеләренең һөнәри  елъязмасында шәһәр һәм районга фидакарь һәм тугрылыклы хезмәт итүнең бик күп мисаллары бар. Сезнең хезмәт  - безнең сәнәгать предприятиеләренең иминлеге, эш урыннарындагы фаҗигаләрдә коткарылган  йөзләгән гомерләр, сүндерелгән һәм янгынны булдырмый калган дистәләгән очраклар. 

Сез тормыш өчен  куркыныч булган афәтләрнең берсе  - ут белән көрәшкә күтәреләсез, беренче чакыру буенча ук,  бәлага юлыкканнарга ярдәмгә киләсез һәм эшегездә югары осталык һәм батырлык үрнәге күрсәтәсез. Безнең район халкы югары квалификацияле белгечләр һәм чын профессионалларның ышыгы астында торуына ышана ала.  Киләчәктә дә сезнең тәҗрибәгез, традицияләрегез кеше гомерләрен өзүче һәм мөлкәтен юк итүче  гадәттән тыш хәлләргә киртә булып торыр  дип ышанам.

Һөнәре янгынны кисәтү  һәм сүндерү эше белән бәйле булган барлык кешеләргә  тыныч көннәрнең күп  булуын, ут белән көрәштә җиңүләр, батырлык һәм ныклык телим. Үзегезгә  һәм якыннарыгызга бәхет һәм игелек юлдаш булсын!

                                                     Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

                                                     Түбән Кама шәһәре Мэры

Айдар Метши

Дата изменения: 23.05.2019 15:02:01
Количество показов: 268

Возврат к списку