ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
16 көн калды
27 Сентябрь 2019
13:00 - 14:30
9 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
3 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
2 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
2 көн калды

1 Май белән котлау

Хөрмәтле түбәнкамалылар!

 

Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

Безнең тормышта күп нәрсә үзгәрсә дә, бу бәйрәм халыкларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булып кала. Өлкән буын кешеләре өчен 1 Май – элеккечә үк, бердәмлек көнен, ә яшьләр өчен – язгы яңарыш, табигать һәм кеше энергиясен символлаштыра. Бу бәйрәмне әти-әниләребез дә билгеләп үткән һәм без дә әлеге традицияләрне яшь түбәнкамалыларга тапшырабыз.

Безнең җир бик күп буын якташларыбыз тарафыннан салынган искиткеч хезмәт, җитештерү һәм мәдәни традицияләре белән дан тота. Бурычыбыз – әлеге күркәм башлангычларны саклап калу гына түгел, аларны арттыру, баету да. Безнең һәркайсыбыз үз куллары белән гаилә, шәһәр, авыл һәм республика иминлеге өчен нигез булдыра; хәтта кечкенә генә эшләр дә зур үзгәрешләргә китерә. Түбән Кама шәһәре һәм районыбыз халкы бу хакыйкатьне көндәлек нәтиҗәле хезмәте һәм фидакарьлеге белән раслый. Тормышыбызны бергәләп, балаларыбыз өчен тагын да яхшырак итә алачагыбызга ышанам!

Барлык түбәнкамалыларга тынычлык, җылылык һәм яктылык, мавыктыргыч эш, хезмәтләрендә яңа казанышлар һәм җиңүләр телим. Бу бәйрәм көннәре һәрбер йортка сәламәтлек, бәхет һәм иминлек алып килсен.

 

Айдар Метшин,

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

шәһәр Мэры.


Дата изменения: 14.05.2019 13:19:48
Количество показов: 164

Возврат к списку