Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
23 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды

Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгать

Хөрмәтле түбәнкамалылар!

        Хөрмәтле әфганчы ветераннар!

                                                                   

15 февраль, совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылган көндә, илебез аерым истәлекле датаны – сугышчы-интернационалистларны искә алу көнен билгеләп үтә. Бу дата үз гомерләре бәрабәренә тормышларын куркыныч астына куеп, безнең солдатларның - тыныч халыкны коткаручыларның батырлыгын тагын бер кат искә төшерү өчен билгеләнгән.

 

Әфганстандагы сугыш хәзерге заман локаль сугышлары тарихында иң зурлардан санала. Ул тәмамланганга 30 ел тулды! Ун ел барган дәһшәтле әфган сугышында илебез меңләгән ватандашын югалтты. Авыр сынаулар үтеп, өенә әйләнеп кайткан меңләгән кеше бүген ныклык һәм батырлык билгесе булган "сугышчы-интернационалист” исемен йөртә.

 

Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә 1000нән артык якташыбыз катнашты. Түбән Кама хәрби комиссариатыннан чакырылган 14 егет туган җиренә кире әйләнеп кайтмады. Аларның батырлыгы, хәрби антларына һәм бурычларына тугрылыклы булулары турындагы истәлек һәркайсыбызның йөрәгендә яшәячәк, Түбән Каманың яшь буыны өчен һәрвакыт Ватанга хезмәт итү үрнәге булып торачак.

Язмышына әфган сугышы кайтавазы кагылып үткән һәркемгә чын күңелдән тормыш оптимизмы, сәламәтлек, бәхет, иртәгесе көнгә ышаныч һәм тыныч күк йөзе телим!

 

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин


Дата изменения: 22.02.2019 13:48:09
Количество показов: 229

Возврат к списку