Рус Тат

Төзүчеләр көне уңаеннан котлау

Хөрмәтле төзелеш комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне уңаеннан ихлас тәбрикләүләрне кабул итегез!

Түбән Кама төзүчеләрен һәрвакыт югары һөнәри осталык, ышанычлылык, эшне югары дәрәҗәдә һәм җаваплы төстә башкару кебек сыйфатлар аерып торды. Нәкъ менә шул сыйфатлар сезнең тармакка уңышлы үсәргә һәм камилләшергә, ә төзүчеләрнең үзләренә исә бүгенге заман шартлары безнең алга куйган бурычларны хәл итүдә комплекслы якын килергә ярдәм итә.

Сезнең осталыгыгыз аркасында шәһәребез, авыл җирлекләре тагын да матуррак һәм уңайлырак була бара, заманча социаль һәм сәнәгать объектлары төзелә, яңа мәдәни һәм спорт комплекслары сафка баса, парклар, скверлар саны арта бара - болар барысы да сезнең тырыш хезмәтегез җимешләре.

Аерым рәхмәт сүзләремне шәһәрнең беренче төзүчеләренә, тармак ветераннарына җиткерәм! Сезнең кулларыгыз безнең шәһәребезне төзеде, сез Түбән Каманың киләчәк үсеше һәм чәчәк атуы өчен нигез булдырдыгыз: беренче мәктәпләр, йортлар, хастаханә һәм балалар бакчалары салдыгыз, сәнәгать предприятиеләрен сафка бастырдыгыз.

Әлеге игелекле хезмәт вәкилләренең һәркайсына нык сәламәтлек, һөнәрләрендә яңа үрләр яулауларын, иминлек һәм тотрыклылык телим! Эшегезнең нәтиҗәсе барлык түбәнкамалылар өчен озак елларга горурлык билгесе булып торсын!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 14.08.2018 14:55:25
Количество показов: 91

Возврат к списку