Рус Тат

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан мөрәҗәгать

Кадерле балалар, шәһәр һәм районыбызның яшь вәкилләре!

Сезне чын күңелемнән җәйнең иң шатлыклы һәм күркәм бәйрәме – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан котлыйм! Балачак – һәркем тормышындагы гаҗәеп чор, якты буяулар һәм хыяллар белән тулы бер дөнья.

Әлеге бәйрәм безгә, өлкән буын вәкилләренә, һәр баланың гомере, сәламәтлеге, язмышы өчен җаваплы булуыбызны, малай һәм кызларыбызның үзләрен ышанычлы канат астында тоеп, тормышта яхшы башлангыч алулары өчен барысын да эшләргә тиешлегебезне искәртә. 

Үзебезнең балалар белән без бик горурланабыз: кече Ватаннары – Түбән Кама муниципаль районын лаеклы тәкъдим итүчеләр буларак, алар иң югары дәрәҗәдәге олимпиадаларда, бәйгеләрдә, ярышларда ышанычлы төстә җиңү яулыйлар. Алар акыллы, белемле, матурлар, без аларны яратабыз һәм Түбән Кама балаларының уңайлы шартларда яшәве, шәһәр һәм район күләмендә үз сәләтләрен укуда, иҗатта, спортта ача алулары өчен бар көчебезне куярбыз.

Барлык ата-аналарга, педагогларга, гомумән, яшь буынга тәрбия бирүдә үзеннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Тәрбиягә бала алып, аларга гаилә җылысы бүләк иткән һәм физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны караучыларга аерым рәхмәт сүзләремне белдерәм.
Яшь түбәнкамалыларга шатлык-сөенечле, борчу-мәшәкатьсез һәм бәхетле балачак телим. Түбән Камадагы һәр йорт балалар тавышыннан яңгырап, елмаюлардан балкып торсын.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы,
Түбән Кама Мэры Айдар Метшин


Дата изменения: 01.06.2018 15:29:46
Количество показов: 172

Возврат к списку