Рус Тат

Химиклар көне уңаеннан котлау

Түбән Кама нефть химиясе комплексының
хөрмәтле хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң кайнар котлауларны һәм җиңел булмаган хезмәтегез, югары квалификациягез, эшегезгә һәм традицияләргә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз! 

Түбән Кама нефтехимиклары – югары сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерүче, территориябезнең тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итүче “Түбән Кама Нефтехим”, Түбән Кама шин комплексы, “ТАНЕКО”, “ТАИФ-НК” эшчеләренең күпмеңләгән армиясе. Шәһәр һәм республиканың гына түгел, ә илебез икътисадын һәм абруен күтәрүдә үз участогында намуслы һәм гадел хезмәт куеп, үзеннән өлеш кертүче һәркемгә рәхмәт сүзләремне җиткерәм. 

Аерым рәхмәт сүзләремне ветераннарыбызга юллыйм. Фидакарь хезмәтегез, һөнәрегезгә тугры булуыгыз өчен, безгә бүләк иткән шәһәребез өчен зур рәхмәт сезгә.

Кадерле нефтехимиклар! Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, шатлык, иминлек, уңышлар, ә сез хезмәт куйган предприятиеләргә тотрыклы үсеш һәм киләчәк көннәргә ышаныч телим!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 28.05.2018 09:42:47
Количество показов: 204

Возврат к списку