Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
15 Декабрь 2018 18:00
18 Декабрь 2018 20:00

Җиңү Көне уңаеннан котлау

Хөрмәтле түбәнкамалылар һәм ветераннар!
Җиңү Көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!


9 Май – барыбыз өчен дә үзенчәлекле көн, бу көн һәрберебез өчен кадерле, чөнки ул - һәр гаилә тарихының бер өлеше, ул - Ватанны саклаучыларның батырлыгы, бердәмлеге, көч билгесе. Бу бәйрәм көнендә безнең һәркайсыбыз араларында Түбән Кама муниципаль районы батырлары да булган Бөек Ватан сугышы геройларына аерата зур ихтирам һәм горурлык хисләре кичерә. Аларның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Быел без берьюлы берничә юбилей датасын – якташыбыз, Советлар Союзы Герое Селиверст Васильевич Давыдовның тууына 100 ел тулуны, Дан Орденының тулы кавалеры Василий Михайлович Варфоломеевның тууына 95 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бөек Җиңүнең варислары булу –бу зур дәрәҗә, ата- бабаларыбыз турындагы хатирәләрне без онытмый һәм тапламыйча, ерак гасырларга җиткерергә тиешбез. Ватаныбыз өчен көрәштә башын салган каһарманнар безнең хәтерләрдә мәңге яшәр, аларга мәңгелек дан!

Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугышта катнашканнарның тол хатыннары һәм сугыш чоры балалары! Сезнең батырлык безнең өчен кыюлык, ныклык, җиңүгә ныклы ышаныч үрнәге булып калачак. Без сезнең алдыгызда баш иябез. Тыныч тормыш бәхете өчен зур рәхмәт сезгә! Чын күңелдән сезгә озак елларга җитәрлек нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге телим. Барлык Түбән Кама халкына бәхет, тынычлык, иминлек юлдаш булсын!

Бәйрәм белән, Бөек Җиңү Көне белән!

Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 22.05.2018 09:33:50
Количество показов: 284

Возврат к списку