ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
30 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
24 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
22 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
21 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
15 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды

1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлау

Кадерле түбәнкамалылар!

Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан иң җылы тәбрикләүләрне кабул итегез!

Бу язгы бәйрәм һәрвакыт яңарыш, якты өметләр, үзара ярдәмләшү һәм бердәмлек билгесе булып торды һәм шулай булып кала. Тынычлык, хезмәт, бер-береңә хөрмәт – тормышта мәңге үзгәрмәс кыйммәтләр.

Бүген без хезмәт кешеләрен котлыйбыз һәм хөрмәтлибез, хезмәт коллективларыбыз казанышларына сөенәбез, үзләренең фидакарь хезмәте белән Кама буйларындагы зур булмаган бистәне шәһәр итеп күтәргән, аны илнең эре сәнәгать үзәге, Татарстанның нефть химиясе һәм нефть эшкәртү башкаласына әверелдергән барлык түбәнкамалыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Түбәнкамалыларга хас эшкә теләк булу һәм эшли белү, игелекле гамәлләргә омтылу сыйфаты – территориябез үсешенең төп нигезе. Үз хезмәтебез белән яшәешебезне, балаларыбыз тормышын тагын да яхшырак итәчәгебезгә иманым камил! Җылы май кояшы сезгә көч-куәт өстәсен, күңелләрегез һәрвакыт бәйрәм кәефе, шатлык-сөенечләр, тормышка мәхәббәт хисе белән тулып торсын.

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 03.05.2018 16:48:05
Количество показов: 1011

Возврат к списку