Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 12 дней

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлау

Хөрмәтле Ватанны саклаучылар!
Мөхтәрәм Бөек Ватан сугышы ветераннары,
Кораллы көчләр, сугышчы-интернационалчылар,
курсантлар һәм булачак ил сакчылары!

Чын йөрәктән сезне барыбыз өчен дә мөһим бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне һәм Кызыл-Совет-Россия армиясенең данлыклы юбилее - йөз еллыгы белән котлыйм.

23 февраль көнне без Россия хәрбиләренә - Туган илебезне саклаган һәм саклауны дәвам итүчеләргә хөрмәт һәм ихтирам хисләребезне белдерәбез. Бөек Ватан сугышы һәм локаль конфликтлар ветераннарына, илебез иминлеге өчен хезмәт куючы һәркемгә рәхмәт, ихтирам сүзләребезне җиткерәбез.

Батырлык, вөҗдан һәм намус, үз иленә һәм бурычына тугрылык чын ир-атның төп сыйфатлары булып кала бирәләр. Бу данлыклы традицияләр Россия армиясенең нигезенә йөз ел элек салынган һәм бүген Россия сакчыларының яшь буын вәкилләре - безнең Түбән Кама егетләре ул традицияләрне намус белән дәвам итәләр! 500дән артык якташыбыз бүген Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. 5 ел дәвамында без Мәскәүнең Преображение полкы һәм Саратов өлкәсе хәрби часте белән хезмәттәшлек итәбез.

Барлык ветераннарга, лаеклы төстә үз хәрби бурычын үтәгән һәм үтәп килүчеләргә, Россия армиясе сафларында хәрби хезмәт срогы үтәргә әзерләнүче һәркемгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм баш очында тыныч күк йөзе телим. Барлык эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 26.02.2018 15:31:02
Количество показов: 232

Возврат к списку