Рус Тат

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлау

                                                                                                                           

   Олы буын вәкилләрен

Халыкара өлкәннәр көне белән кайнар котлыйм!


Бу бәйрәм – әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз бәйрәме. Бер үк вакытта гадәт-йолалары, зирәклекләре, безгә һәрчак таяныч булулары һәм аңлап кабул итә белүләренә рәхмәт белдерү өчен бик яхшы мөмкинлек тә!

Ветераннарыбыз бүгенге көндә дә сафта: алар яшьләр арасында үз белемнәре һәм бәһасыз тәҗрибәләре белән уртаклашалар, үз үрнәкләрендә Түбән Кама муниципаль районы яшь буынында ихтыяр көче, хезмәт сөючәнлек, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбиялиләр. Зирәк, мәрхәмәтле, түзем булулары, тормышны ничек бар, шулай кабул итүләре, бик кыен вакытларда да якты киләчәккә өметләрен өзмәү сәләте өчен дә без аларга бик рәхмәтле.

Сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, бәхет юлдаш булсын! Сезне яратучы һәм сезнең хакта кайгыртучы балаларыгыз, оныкларыгыз, дусларыгыз һәрчак янәшәгездә булсын. Якыннарыгызның уңышларына сөенеп, күтәренке кәеф белән озын-озак гомер итегез!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 02.10.2017 13:56:01
Количество показов: 293

Возврат к списку