Рус Тат

Медицина хезмәткәрләре көне белән котлау

Түбән Кама сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре
һәм ветераннары!



Сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Сезнең хезмәт гадәттән тыш җаваплы һәм иң олы хөрмәткә лаек. Сез тормыштагы иң кадерле кыйммәтләр – кешеләр сәламәтлеге, сабыйларның дөньяга аваз салуы, кеше гомерләре өчен җавап бирәсез. Ак халатлы кешеләр - безнең һәрберебез өчен өмет һәм шәфкатьлелек билгесе. Һәрберебезнең язмышы сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә бәйле.

Без Түбән Каманың медицина хезмәткәрләре - тирән белемле, талантлы, алтын куллы, олы йөрәкле чын һөнәр ияләре белән горурланабыз. Эшегезгә ихластан бирелгән булуыгыз, намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә.

Кешеләрнең сәламәтлеген саклау – дәүләт сәясәтенең алыштыргысыз өстенлекле өлеше, республикабыз үсешенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе. Бүген Түбән Кама муниципаль районында сәламәтлек саклауны заманчалаштыру программасы уңышлы эшләп килә, хастаханә һәм сырхауханәләребез капиталь төзекләндерелә һәм сафка бастырыла, диагностикалау һәм дәвалауда яңа, нәтиҗәле ысуллар кертелә. Болар барысы да безгә алга таба медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын тагын да камилләштерүдә ярдәм итәр дип ышанам.

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, әлеге бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телим. Һөнәри юлыгызда шатлыклы вакыйгалар һәм рәхмәтле пациентлар күбрәк булсын!

Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
шәһәр Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 04.08.2017 20:08:21
Количество показов: 252

Возврат к списку