Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
4 көн калды

Балаларны яклау көне белән котлау

Кадерле дуслар!


Барлык яшь түбәнкамалыларны һәм аларның әти-әниләрен Балаларны халыкара яклау көне белән котлыйм!

Июнь аеның әлеге күркәм бәйрәме без, өлкән буын вәкилләрен, үсеп килүче яшь буын алдында торган җитди җаваплыгыбыз турында искәртә. Безнең бурыч – Түбән Кама муниципаль районы яшь буынының сәламәт үсеше, сыйфатлы белем алуы өчен барлык мөмкинлекләр, спорт, иҗат белән шөгыльләнү, рухи һәм әхлакый үсеше өчен шартлар тудыру. Иң мөһиме – аларга тормышта һәрчак терәк булу.

Кадерле балалар, без сезнең белән горурланабыз! Сез бүген нык ышаныч белән иң югары дәрәҗәдәге олимпиадалар, бәйгеләр, ярышларда җиңү яулыйсыз. Сез мәрхәмәтле, акыллы, белемле һәм инициативалы. Сезнең иңнәрдә – шәһәр һәм районыбызның киләчәге. Шунысы куанычлы: Түбән Камада балаларның фән өлкәсендә сәләтләрен ачуда, аларга иҗатта һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешүдә ярдәм итүче бик күп искиткеч оста педагоглар эшли.

Ә алда, балалар, күпләрегез өчен җәйге каникул – ял итү һәм күңел ачу өчен бәхетле һәм мәшәкатьсез чор башлана. Һәрберегез аны күңелле һәм истә калырлык итеп, ә иң мөһиме – имин үткәрсен!

Шәһәребез сезнең шат тавышыгыздан һәрчак яңгырап торсын. Һәрберегезнең тормышта иң төп терәге – нык һәм яраткан гаиләсе булсын. Күңел түрендә йөрткән иң изге хыялларыгыз тормышка ашсын! Түбән Каманың һәр гаиләсенә бәхет, шатлык, тынычлык, иминлек телим!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 04.08.2017 17:29:00
Количество показов: 898

Возврат к списку