Рус Тат

Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән котлау

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары!


Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!

Халкыбызның иминлеге, тормышы һәм сәламәтлеге, районыбызның икътисадый үсеше нәкъ менә сезнең җайга салынган һәм һәлакәтләрсез эшегезгә бәйле. Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә Түбән Кама муниципаль район халкы теләгән урынына үз вакытында, тоткарлыкларсыз барып җитә; автомобиль транспорты сәнәгать базасының үсешендә, шәһәр һәм район төзелешендә нык таяныч булып тора. Күп еллар дәвамында автотранспорт комплексы хуҗалык һәм социаль өлкәдәге мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә бәйләүче буын вазыйфасын үтәп килә.

Һөнәри осталыгыгыз, хезмәтегезгә тугры булуыгыз белән киләчәктә дә тотрыклы эшләрсез һәм түбәнкамалыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтерсез дип ышанам.
Руль артындагыларның һәркайсына ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, хәвеф-хәтәрсез һәм имин юллар телим!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 02.08.2017 20:25:31
Количество показов: 242

Возврат к списку