Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
4 көн калды

Тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне белән котлау

Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Сезнең һөнәр –гаять мөһим һәм җаваплы. Бәхетле балачак һәм һәр сабыйның киләчәк тормышы аны кечкенәдән тәрбия кылучының зирәклеге, сабырлыгы һәм игътибарына бәйле. Һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белү зур тырышлык һәм эчке тоемлау таләп итә. Яшь буында мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, хезмәт сөючәнлек, максатчанлык хисләре тәрбияләвегез, аларның иҗади сәләтләрен күрә һәм үстерә белүегез күңелләрдә соклану һәм хөрмәт хисе уята.

Һөнәри осталыгыгыз, күңел сафлыгыгыз, сабырлыгыгыз, балаларга күрсәткән кайгыртучан һәм җылы мөгамәләгез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә зур уңышлар, мәңге сүнмәс иҗат, балалар мәхәббәте юлдаш булсын! Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек, иминлек телим!

Айдар Метшин,
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
шәһәр Мэры





Дата изменения: 02.08.2017 20:21:48
Количество показов: 1301

Возврат к списку