Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 7 дней

Корбан Гаете белән котлау

Хөрмәтле түбәнкамалылар, дин тотучы мөселман кардәшләр!


Сезне чын күңелемнән мөселманнарның изге бәйрәме – Корбан Гаете белән тәбрик итәм!

Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус һәм тату яшәгән Түбән Кама муниципаль районында Корбан бәйрәме барлык башка дини бәйрәмнәр кебек үк зурлап үткәрелә.

Әлеге бәйрәм тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән.

Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Түбән Камада яшәүче һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә – иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Әлеге бәйрәм шәһәребездә һәм районыбызда яшәүче төрле дин вәкилләренең иҗтимагый бердәмлеген, татулыгын тагын да ныгытсын, һәрберебезгә иң күркәм кешелеклелек сыйфатларыбызны чагылдыруга җирлек тудырсын.

Сезгә ихлас күңелдән изге эшләрегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим.

Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 02.08.2017 20:22:05
Количество показов: 1463

Возврат к списку