Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды

Рамазан ае башлану белән котлау

Хөрмәтле түбәнкамалылар, мөселман кардәшләр!

Сезне чын ихластан изге Рамазан ае башлану белән котлыйм.

Рамазан – сабырлык һәм мәрхәмәтлелек ае. Ул һәр мөселман кешесенә тормыштагы рухи кыйммәтләр турында тагын бер кат уйланып, аның асылына төшенү, якыныңа карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү, тормышта тагын да шәфкатьлерәк, ихласрак, түземрәк шәхес булу өчен мөмкинлекләр ача.

Рамазанның гасырлар буена килгән традицияләре – күпмилләтле Түбән Кама җиренең хаклы рәвештә горурлыгы булган рухи һәм мәдәни байлыгыбызның алыштыргысыз өлеше. Әлеге күркәм традицияләргә таяну җәмгыятьтә рухи һәм әхлакый сыйфатларыбызны саклап калырга ярдәм итә, сабырлык һәм мәрхәмәтлелек тәрбияли.

Шушы изге көндә барыгызга да чын йөрәктән күңел тынычлыгы, рух сафлыгы, гаилә бәхете һәм иминлек, хезмәтегездә уңышлар телим.

Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 04.08.2017 20:00:11
Количество показов: 854

Возврат к списку