Рус Тат

Халыкара музейлар көне белән котлау

Хөрмәтле музей хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Халыкара музейлар көне белән ихлас котлыйм!

Музейлар халыкның матди тарихын, мәдәниятен, холкын һәм рухын чагылдыралар һәм саклап торалар. Алар безгә, вакытны артка чигереп, үткәнебез белән турыдан-туры танышу, бүгенгебезне аңлау һәм киләчәгебез турында уйлану мөмкинлеге бирәләр.

Түбән Кама муниципаль районының музей экспозицияләре – тарихи-мәдәни мирасыбызның зур горурлыгы. Бүгенге көндә Түбән Каманың барлык эре предприятиеләре, белем бирү учреждениеләре, авыл җирлекләрендә музейлар эшли. Шәһәрнең комплекслы музее, халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музее – аларның һәрберсе кабатланмас һәм үзенчәлекле, шулай да алар бергәләп мөһим вазыйфа – белем һәм тәрбия бирү, тарихыбызны киләчәк буыннарга җиткерү бурычын башкаралар.

Сайлаган һөнәрегезгә тугры булуыгыз һәм намуслы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтләремне белдереп, сезгә чын күңелдән сәламәтлек һәм иминлек, алга таба да Түбән Кама җиренең мәдәни мирасын саклап калу бурычларын уңай хәл итүдә уңышлар телим.

 Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин



Дата изменения: 04.08.2017 20:15:27
Количество показов: 386

Возврат к списку