Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды

“Түбән Кама” сәнәгать паркы

Гомуми мәгълүмат

Түбән Камада эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару өчен уңай шартлар тудырылган беренче сәнәгать паркы. “Түбән Кама” сәнәгать паркы – бу  гомуми инфраструктура һәм бердәм системага берләштерелгән югары  технологияләр кулланылучы дистәләгән заманча җитештерү объектлары.

“Түбән Кама” сәнәгать паркының төп идеясе – җитештерүнең заманча тармагын "нульдән башлап" оештырып җибәрү өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыру. 


Өстенлекләре 

-         Инженерлык инфраструктурасын дәүләт хисабына башкару: юллар, су, җылылык, электр һ.б. үткәрү;

-         Арендалаудан азат булган җир кишәрлекләрен бүлеп бирү;

-         Электр белән тәэмин итүдә ташламалы бәяләр;

-         “Яшел зона” җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүдә резидентларга комплекслы хезмәт күрсәтү;

-         Ашханә, кунакханә, конференцияләр залы һ.б. үз эченә алган административ-көнкүреш бинасы төзү;

-         Төзү материалларын гомуми сатып  алу һәм бердәм төзелеш компаниясе хисабына төзелеш эшләрен арзанайту;

-         Мөмкин булган дәүләт программалары ярдәме, субсидияләр алуда өстенлекләр;

-         Хезмәткәрләрне ташламалы шартларда укыту һәм аларның квалификациясен күтәрү мөмкинлеге;

-         Заманча җитештерү һәм офис биналарын ташламалы шартларда арендалау мөмкинлеге;

-         Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының  50 х 50 (5 млн сумга кадәр) программасы нигезендә җиһазлар сатып алу.


Резидент статусы бирелү  шартлары

-Резидент  Федераль салым хезмәтенең Түбән Кама шәһәрендәге идарәсендә теркәлгән булырга тиеш;

- Мәҗбүри шарт  -  бары тик производство гына урнаштыру;

- Парк төзелеше өчен кертелгән инвестиция күләме 2 млн сумнан ким булмаска тиеш;

- Проектның техник -икътисадый яктан нигезләнгән  бизнес-планы булу;

- Объектларны төзү һәм  эксплуатациягә тапшыру, резидент статусы алганнан соң, ике ел эчендә тормышка ашырылырга тиеш;

- Җитештерү эшчәнлеге,  резидент статусы алганнан соң, өч ел эчендә тормышка ашырылырга тиеш;

- Салым түләү, иминиятләштерү һәм пенсия кертемнәрендә бурычлар булырга тиеш түгел.

 

 “Түбән Кама” сәнәгать паркы территориясендә  инвестиция проектын гамәлгә ашырган очракта  чыгымнарны исәпләү

База күрсәткечләре (инвестиция проекты характеристикасы, шартлы рәвештә), елына:

-         җир биләмәсе, бина, проект өчен җиһазлар -100 млн сум;

-         җир биләмәсе мәйданы – 1 га;

-         җитештерү өчен  биналар мәйданы  - 1000 м2;

-         җитештерү биналарының  1 м2 ы  -  15 мең сум;

-         сатудан көтелгән әйләнеш - 500 млн сум;

-         эш урыннары саны - 50;

-         айлык хезмәт хакы – 30 мең  сум.


Эшләрнең/чыгымнарның

төре

Проектны  “Түбән Кама” СП территориясеннән читтә  тормышка ашыру бәясе

Проектны “Түбән Кама” СП территориясендә  тормышка ашыру бәясе

Экономия

Төзелеш-монтаж эшләре

1

 Объектны төзү

15 млн сум

15 млн сум

0

2

Инженерлык инфраструктурасы эшләре

33 млн сум

0 млн сум

33 млн сум

3

Җиһазлар сатып алу

52 млн сум

47 млн сум ( 5 млн сум –дәүләт ярдәме)

5 млн сум

4

Җир кишәрлеген арендалау

0,3 млн сум

0 млн сум

0,3 млн сум

Даими һәм өстәмә чыгымнар

5

Хезмәт хакы фонды

18 млн  сум

18 млн сум

0

6

Чимал һәм энергия ресурслары

282 млн сум

282 млн сум

0

Салымнар(салым түләүдә ташламаларны исәпкә алмыйча/ исәпкә алып)

7

Табыш өчен салым

Салым ставкасы - 20%

20 млн сум

Салым ставкасы - 5%

5 млн сум

15 млн сум

8

Мөлкәт өчен салым

Салым ставкасы -  2,2%

1,5 млн сум

Салым ставкасы -  0%

0 млн сум

1,5 млн сум

9

Социаль  фондларга иминият кертемнәре

Салым ставкасы -  30%

5,4 млн сум

Салым ставкасы -  7,6%

1,4 млн сум

4 млн сум

Барлыгы

427,2 млн сум

368,4 млн сум

58,8 млн сум

яки

13,8%



Элемтә өчен:

Вагуров Никита Николаевич:

8-953-999-97-55
8-800-700-23-24 (доб.117)
vagurov1995@bk.ru
 
Пучкин Константин Юрьевич :

8-960-066-89-50
Тел.: 8 (8552) 51-59-95
Факс: 8 (8552) 57-38-12
prompark@yandex.ru





“Түбән Кама” сәнәгать паркын тәкъдим итү