Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
4 көн калды

Кнубовец Леонид Яковлевич


Түбән Кама нефть-химия комбинаты проекты баш инженеры

Кнубовец Л.Я. 1934 елның 7 мартында Казан шәһәрендә туа. 1956 елда   химик-технолог белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлый. Казан синтетик каучук заводында башта мастер, аннары цех башлыгы урынбасары булып эшли. 1963 елда Леонид Яковлевич Мәскәүгә китә, анда Гипрокаучук институтында 22 ел Түбән Кама нефть-химия комбинатын проектлаштыруда баш инженер, аннары институтның баш инженеры урынбасары булып эшли. 1991 елда – Израильгә, 1997 елда Америкага күченә. Кнубовец Л.Я. әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә: аның беренче шигырьләре 70нче елларда дөнья күрә. Яшь чагында волейбол,җиңел атлетика, бокс, йөзү, шахмат уены  белән шөгыльләнә. Классик музыка, опера, балет, романслар тыңларга ярата.

КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты бюросы һәм  шәһәр Советы башкарма комитеты 1982 елның 17 сентябрендәге карары нигезендә,  Кнубовец Леонид Яковлевичка “Түбән Кама шәһәренең  Мактаулы гражданины” исеме бирелә.