Рус Тат

Златковская Зинаида Павловна


Шәһәрнең беренче төзүчеләреннән

Златковская З.П. 1936 елның 24 июлендә Ленинград өлкәсе  Кириши шәһәрендә туа. Китапханәчеләр әзерләү техникумын тәмамлагач, ТАССРның  Лениногорск шәһәренә эшкә җибәрелә.

Түбән Камага комсомол юлламасы буенча  1961 елда беренче чана поездында килә. Штукатур -буяучы, диспетчер, мастер, прораб, өлкән прораб  вазыйфаларында эшли. Читтән торып Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый. 84нче серия йортлар төзү  белән шөгыльләнүче төзелеш идарәләре җитәкчеләре арасында бердәнбер хатын-кыз- җитәкче була. Аның үз-үзенә һәм башкаларга таләпчән булуы, эшне җиренә җиткереп башкаруы, тырышлыгы аркасында, ул тапшырган йортлар “бик яхшы” билгесенә бәяләнә.

“Хезмәт ветераны”, “Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан. Фидакарь хезмәт өчен” медале, “ТАССРның Атказанган төзүчесе” исеменә лаек була. 

КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты бюросы һәм шәһәр Советы башкарма комитетының  1986 елгы карары нигезендә,  Златковская Зинаида Павловнага “Түбән Кама шәһәренең  Мактаулы гражданины” исеме бирелә.

Златковская З.П. 1998 елда вафат.