Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 12 дней

Кокшова Александра Петровна


Укытучы

Кокшова А.П. 1930 елның  20 апрелендә  ТАССРның Чаллы районы  Сидоровка бистәсендә туа.

1961елның  1 июлендә Түбән Кама җиренә укытучы итеп җибәрелә.

Кокшова А.П. – Түбән Кама мәгарифенең чишмә башында торган мөхтәрәм укытучы. Түбән Камада беренче мәктәп оешу, аның тарихы, мәктәпкә укучылар җыю, тәүге тапкыр аларны кабул итүе, балаларны белем дөньясына алып кереп китүе  турында Кокшова А.П. гаять җылы һәм якты итеп, үз хатирәләрендә язып калдыра.

Александра Петровна  “ТАССР мәктәбенең Атказанган укытучысы”, “Халык мәгарифе отличнигы” исемнәренә лаек була.

КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты бюросы һәм халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты 1981 елның 18 сентябрендәге 398нче карары нигезендә,  Александра Петровна  Кокшовага “Түбән Кама шәһәренең  Мактаулы гражданины” исеме бирелә.

 Кокшова А.П.  1992 елда вафат.