Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды

Капшивый Константин Григорьевич


Шәһәрнең беренче төзүчеләреннән

Капшивый К.Г. Украинада туып-үсә. Лениногорск шәһәренә күченеп килә, «Лениногорскстрой» трестында  бульдозерчы булып эшли. 1960 елның 25 декабрендә Түбән Кама төзелешенә җибәрелә. 46нчы төзелеш-монтаж  идарәсендә, химкомбинат, чистарткыч корылмалар, шин заводы һ.б. төзелешендә  бульдозерчы булып эшли.

Фидакарь хезмәте өчен В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан  юбилей медале, “1973 елда социалистик ярыш җиңүчесе” билгесенә лаек була.

КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты бюросы 1984 елгы карары нигезендә,  Капшивый Константин Григорьевичка  “Түбән Кама шәһәренең  Мактаулы гражданины” исеме бирелә.

Капшивый К.Г. 2001елда вафат.