Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
4 көн калды

Губэ Александр Константинович


Шәһәрнең беренче төзүчеләреннән, Бөек Ватан сугышы ветераны

Губэ А.К. 1910 елда Украина ССРның Сталин өлкәсе Лидиевка руднигында туа. 

 1941 елда  Совет армиясе сафларына алына. Бөек Ватан сугышында 481 батарея командиры, минометчыларның Гомель орденлы 120нче аерым Суворов полкы командиры була. “Сугышчан батырлыгы өчен” (1942), “Сталинград оборонасы өчен” (1944), медальләре,  II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены (1944), Кызыл Йолдыз ордены (1945) белән бүләкләнә.

Түбән Кама шәһәре төзелешенә Александр Константинович 1964 елда килә. Гади эшчедән баш инженер дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Техника йорты, Җәлил кинотеатры, «Кристалл» рестораны аның җитәкчелеге белән төзелә.  Аңа “Хезмәт ветераны” медале бирелә. Губэ А.К. – ТАССРның атказанган төзүчесе.

КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты бюросы һәм халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты 1981 елның 18 сентябрендәге 398нче карары нигезендә,  Губэ  Александр Константиновичка  “Түбән Кама шәһәренең  Мактаулы гражданины” исеме бирелә.

Губэ А.К. 1988 елда вафат.