Рус Тат

ТӘХӘВЕТДИНОВ Шәфәгать Фәхразый улы


Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе

Шәфәгать Фәхразый улы Тәхәветдинов 1946нчы елның 23нче  апрелендә ТАССРның Әлмәт районы  Габдрахман авылында туа. Нефть техникумын, соңрак И.М.Губкин исемендәге Мәскәү нефть-химия һәм газ сәнәгате  институтын тәмамлый.

Хезмәт юлын  1963нче елда «Туймазыбурнефть» трестының  ремонт-прокат цехында  слесарь  буларак башлый.  1965-1967нче елларда Әлмәт бораулау эшләре идарәсендә бораулаучы ярдәмчесе,  өлкән инженер,  1967-1978нче елларда  – Миңлебай газ эшкәртү заводында оператор,  соңрак нефть чыгару операторы, җир асты скважиналарын төзекләндерү мастеры, участок башлыгы, цех җитәкчесе урынбасары, «Әлмәтнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсендә  катлам басымын саклап тоту хезмәте башлыгы булып эшли.

1978нче елдан -  “Җәлилнефть”,  1983нче елдан «Әлмәтнефть» нефть һәм газ чыгару идарәләрен җитәкли. 1985нче елда КПССның Лениногорск шәһәр комитеты  беренче секретаре итеп билгеләнә. 1990-1999нчы елларда "Татнефть" җәмгыятендә баш инженер  - генераль директорның беренче урынбасары вазыйфасын башкара. 1999нчы елда "Татнефть"ААҖнең генераль директоры итеп куела. 2013нче елның ноябрь аеннан Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисенең киңәшчесе итеп билгеләнә.

"Татнефть"ААҖнең генераль директоры  булып эшләгәндә, Шәфәгать Фәхразый улы Тәхәветдинов Түбән Кама икътисады үсешенә зур өлеш кертә. Аның җитәкчелегендә нефть-химия һәм  нефть  эшкәртү буенча Русиядә тиңе булмаган яңа проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә "ТАНЕКО" – Татарстанда гына түгел, Ә Русия икътисадында зур роль башкаручы нефть  эшкәртү предприятиесе.

2000-2013нче елларда "Татнефть" компаниясе тарафыннан Түбән Каманың  шин комплексы үсеше өчен  28 млрд сум күләмендә инвестиция кертелә. Инвестиция проектлары  арасында иң әһәмиятлесе -  Түбән Камада тоташ металл кордлы шиннар җитештерү заводы төзү. 2001нче елда "Татнефть" компаниясе ярдәме белән Түбән Кама шин заводында яңа төр шиннар җитештерелә башлый, итальян  фирмасы лицензиясе буенча КАМА EURO шиннарын чыгару тормышка ашырыла. Әлеге шиннарны әзерләү өчен чимал җитештерү цехлары оеша. Завод лабораториясе һәм проект-конструкторлык бүлеге базасында «Кама» фәнни-техник үзәге оеша. “Түбән Кама техуглерод” АҖ техник углерод җитештерү производствосы  заманчалаштырыла, моның нәтиҗәсендә продукция җитештерү 134мең  тоннага арта. "Татнефть" компаниясе ярдәме белән “Түбән Кама механика заводы” ААҖ һәм «ЯРПОЛИМЕРМАШ-ТАТНЕФТЬ» ЯАҖ  җиһазларны яңарту эше башкарыла.

Шәфәгать Фәхразый улы предприятиедә эшләүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту өчен дә зур тырышлык куя: аларны торак белән тәэмин итү, сәламәтлекләрен ныгыту юнәлешендә күп эшләр башкара. Аның ярдәме белән 2005-2013нче елларда 2611 гаилә фатирлы була. 2011нче елда Шәфәгать Тәхәветдинов “Шинник” туклану комбинатында җәмәгать туклану системасына үзгәрешләр кертә. Биредә ризык әзерләү фабрикасы ачыла. Завод ашханәләре төзекләндерелә, яңалары төзелә. Шин комплексында эшләүчеләр биредә ярты бәягә туклана башлый.  Шин предприятиесенең административ-хуҗалык биналары яңартыла.  «Чайка» сәламәтләндерү лагеренда төзекләндерү эшләре башкарыла. Предприятиенең  сырхауханә базасында «Чулпан-Медицина» дәвалау- профилактика үзәге оеша. «Татнефть» компаниясе ярдәме белән биредә халыкка югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар тудырыла.

«Татнефть» компаниясе шулай ук «Шинник» спорткомплексын төзекләндерү буенча да зур эшләр башкара. Спорт комплексы тирәсендәге территория дә тәртипкә китерелә. Бүгенге көндә шинчылар скверы -  «Татнефть» ГАҖнең бәйрәм чаралары гөрләп  узучы һәм шәһәрдәшләребезнең яраткан ял урыны.

   Шәфәгать Фәхразый улы Тәхәветдинов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 4 чакырылышында депутат булып сайланды. Икътисад фәннәре докторы. Экология һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге халыкара фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академик).  Россия Федерациясе нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре (1993), Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе (1996), Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре (1996). Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты. Хезмәт Кызыл Байрагы, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Ватан алдындагы казанышлары өчен”  IV дәрәҗә орденнары, “Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә”, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә”, “Өч миллиард тонна Татарстан нефте чыгару истәлегенә” медальләре, “Фидакарь хезмәт өчен. Владимир Ильич Ленинның тууына 100ел тулу уңаеннан” юбилей медале (1970),  Татарстан Республикасы Мактау грамотасы, Россия Федерациясе Президентының  Рәхмәт хаты (2006)  белән бүләкләнгән. Ул   “Түбән Кама шәһәренең  Мактаулы гражданины” исеменә лаек булды.