Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды

Плетнёва Зинаида Ивановна


Музыкант, җәмәгать эшлеклесе

1947нче елның 22нче мартында Калуга өлкәсе Людино шәһәрендә туа. 1970нче елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлагач, Түбән Кама музыка училищесында эшли башлый. Биредә эшләүнең беренче көннәреннән үк ул үзен талантлы, тырыш, булдыклы хезмәткәр итеп таныта.

1992нче елда  “Халык уен кораллары оркестры”  профессиональ  коллективын туплый. Ул - әлеге коллективның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры.  Ел саен  оркестр  40тан артык концерт программасы  тәкъдим итә, шәһәркүләм чараларда катнаша.  Иҗат коллективы -  бүгенге көндә  күп төрле шәһәр, республика, илкүләм һәм халыкара бәйгеләр, фестивальләр җиңүчесе.

Зинаида Ивановна  -  халык уен коралларында уйнау буенча күп кенә уку-укыту программасы һәм методикалар авторы.  Мәктәп укучылары, яшьләр һәм өлкән буын арасында  музыка өлкәсенә карата  эстетик зәвык тәрбияләүгә  нык игътибар бирә.

Ул шәһәр Советы депутаты итеп тә сайланды. Зинаида Плетнева – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан аңа   “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе  бирелде. Ул “Түбән Кама шәһәренең  Мактаулы гражданины” исеменә лаек булды.