Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 12 дней

Китанов Григорий Леонидович


Җирле үзидарә органнары ветераны, җәмәгать эшлеклесе

1953нче елның 28нче сентябрендә Чистай районы Елантау авылында туа.

Хезмәт эшчәнлеген 1975нче елда Елантау авылы Мәдәният йорты директоры буларак башлый. Соңрак «Гигант» колхозы рәисе урынбасары, партком секретаре булып эшли. 1992-2005нче елларда Түбән Кама районы һәм шәһәре башлыгы аппаратында төрле урыннарда эшли. 2005-2012нче елларда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, җирле үзидарә органнары белән муниципаль хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе булып эшли.

Г.Л. Китанов   Түбән Кама  муниципаль районында җирле үзидарә үсеше, авыл җирлекләре, Кама Аланы бистәсенең  социаль-икътисадый үсеше өчен  зур тырышлык куйган шәхес.  Актив җәмәгать эшлеклесе. Түбән Кама муниципаль районының сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннар советы рәисе,  РФ Эчке эшләр министрлыгының Түбән Камадагы идарәсе иҗтимагый советы җитәкчесе. “Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашуы өчен”,  “Фидакарь хезмәт өчен” медале, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Григорий Леонидовичка “Түбән Кама шәһәренең  Мактаулы гражданины” исеме бирелде.