ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
«Нефтехимик»ның элеккеге хоккейчысы КХЛның яшьләр лигасын җитәкләде
Спорт
  • 11 Март 2020 - 09:49
  • Караулар: 31
«Нефтехимик»ның элеккеге хоккейчысы һәм ике тапкыр Россия чемпионы Александр Гуськов яшьләр хоккее буенча Континенталь хоккей лигасының  вице-президенты итеп сайланды. Мондый карар КХЛ президенты Алексей Морозов тарафыннан кабул ителде, дип хәбәр итә «Реальное время».

«Александрның безнең командага кушылырга  карар кабул итүенә без бик шат. Ул МХЛ үсешенә яңа идеяләр кертер һәм безнең оешмабызның мөһим көче була алыр дип ышанабыз» , - дигән  Алексей Морозов. 

Гуськов заманында  «Трактор» (Чиләбе),  «Лада»  (Тольятти),  «Локомотив» (Ярославль), «Ак Барс»   (Казан),  «Авангард» (Омск), ЦСКА (Мәскәү) һәм «Северсталь»  (Череповец) клублары өчен уйнады. Ул 2015 елда «Нефтехимик» (Түбән Кама) составында уен карьерасын тәмамлады. Уен карьерасыннан соң Гуськов   «Матч ТВ»    һәм «КХЛ ТВ»  телеканалларында эксперт булып эшләгән, шулай ук КХЛның спорт-дисциплинар комитеты составына кергән. 2019 елдан 2020 елга кадәр ул Региональ хоккей лигасы президенты була.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*