ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Түбән Кама янгын сүндерүчеләре республика ярышында беренче урын яулады
Спорт
  • 18 Февраль 2020 - 15:15
  • Караулар: 35
Түбән Кама командасы Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре арасында оештырылган ярышларда җиңү яулады.

Ярышларның беренче көнендә катнашучылар  штурм баскычыннан бина  тәрәзәсенә менү буенча осталыкларын күрсәтте. Икенче көнне -  йөз метрлык  каршылыклар полосасын узу.



Түбәнкамалылар –  янгынга каршы  федераль  хезмәтнең беренче отряды командасы -  югары әзерлек күрсәтте. Ир-атлар арасында баскычтан менүдә  (13,14 сек)  Роман Вагнер аерылып торды, йөз метр каршылыклар полосасын узуда  ул (16,04 сек) икенче урын  алды. Хатын -кызлар арасында Ангелина Ибраһимова баскычтан менү  дисциплинасын 7,40 секунд эчендә үтәде,  йөз метрга йөгерүдә 16,13 секундта килде.



Үз командаларының маркасын профессионал булмаган егетләр дә тотты. Ике төр күнегүне дә башкаруда Морат Әхмәтовка һәм Милана Юртаевага тиңнәр булмады. Өлкәннәр арасында Александра Фомина аерылып торды.

 Нәтиҗәдә, гомумкоманда зачетында  кубокка түбәнкамалылар ия булды, икенче урында – чемпионат хуҗалары булган  Әлмәт спортчылары, өченче урынны башкала спортчылары яулады.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*