ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
57 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
7 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
3 көн калды
"Нефтехимик" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә футбол манежы төзелешенә старт бирелде
Спорт
  • 07 Декабрь 2019 - 11:28
  • Караулар: 75
Түбән Камада ябык түбәле футбол манежы нигезенә беренче таш салдылар. Тантанада Айдар Метшин якын киләчәктә «Нефтехимик» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе төзекләндереләчәге турында да әйтеп узды. 

Мондый манежлар республикада  дүртәү төзеләчәк. 

 «Без футбол уйнау җәй көнендә генә мөмкин булган климат зонасында яшибез. Әлбәттә, бу киләчәк спортчыларны әзерләүдә һәм һәвәскәр футболчылар өчен билгеле бер уңайсызлыклар тудыра. Шуңа күрә карар кабул ителде – ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында мондый проектларны гамәлгә ашыру турында. Бу махсус спорт проектларын киләсе елда эксплуатациягә кертә башлаячакбыз. Бу - республикабыз өчен мөһим вакыйга дип саныйм», - диде Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша. 



Түбән Камада спорт корылмасын «Нефтехимик» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе территориясендә төзиячәкләр. Аның мәйданы 5,5 мең квадрат метрдан артып китәчәк, кырның зурлыгы – 90га 45 метр, шулай ук 4 киенү-чишенү бүлмәсе төзеләчәк.

Айдар Метшин тагын бер шатлыклы хәбәр җиткерде: «ТАИФ» компанияләр төркеме Балалар спорт мәктәбе комплексын масштаблы реконструкцияләүне дә планлаштыра.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*