ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
57 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
7 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
3 көн калды
Түбән Камада Россиянең спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә билбаулы көрәш буенча ярыш узачак
Спорт
  • 03 Декабрь 2019 - 13:21
  • Караулар: 37
6 декабрьдә 13: 00 сәгатьтә «Дружба» спорт комплексында  Шамил Садриев истәлегенә билбаулы көрәш буенча ярышлар ачыла.

«Нефтехимик» спорт клубы инструкторы һәм шул ук вакытта Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте хезмәткәре булган Садриевның Татарстан, Россия, Европа күләмендәге җиңүләрен санап бетерерлек түгел.

 Шамил Садриев Түбән Кама һәм республика данын бөтенроссия һәм халыкара ярышларда яклады, шәһәрдә спортның көрәш төрен үстерүгә, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертте.Спортчы 2010 елның гыйнварында вафат булды.

Билбаулы көрәш буенча ярышлар 5 - 8 декабрь көннәрендә уза. Анда  2002-2004 елгы 200 гә якын егет һәм кыз катнашачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*