Николай Лемаев истәлегенә узышта 70 кеше катнашты, дип хәбәр итә «Нефтехимик» спорт клубы. Әлеге узыш 14 ноябрь - легендар нефтехимикның туган көнендә үтте.
Спортчылар җенесенә һәм яшенә карап 3 чакрымнан 5 чакрымга кадәр йөгерделәр. Катнашучыларның күпчелеген нефтехимиклар һәм спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тәшкил итте. Иң өлкән узышчылар – 71 яшьлек Валентина Кудряшова һәм 88 яшьлек Анатолий Елагин. Анатолий Максимович - күп тапкырлар Россия чемпионы булган кеше, 85-89 яшьлекләр арасында 200 метрга йөгерүдә ил рекордчысы.