ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама спортчысы Рөстәм Фәйзрахманов ветераннар арасында дзюдо буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады
Спорт
  • 14 Октябрь 2019 - 06:54
  • Караулар: 92
10-13 октябрьдә Марокконың Марракеш шәһәрендә ветераннар арасында дзюдо буенча 11 нче дөнья чемпионаты узды. Агымдагы елда Ветераннар чемпионаты дөньяның 48 иленнән 850 дән артык катнашучыны җыйды. 30 яшьтән алып 79 яшькә кадәрге спортчылар үз осталыкларын күрсәтте.

Дөнья чемпионатында иң күп вәкиллек Франция, Бразилия, Италия, Германия һәм Россия җыелма командаларында булды. Безнең ил җыелмасы вәкилләре арасында Түбән Каманың «Нефтехимик» спорт клубында тәрбияләнүче, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Рөстәм Фәйзрахманов та бар иде. Ярышларда Рөстәм тренеры Александр Носов белән бергә иде.



Түбән Кама спортчысы сүзләренә караганда, быел катнашучыларның составы бик көчле булган. Ярыш нәтиҗәләреннән күренгәнчә,  Рөстәм Фәйзрахманов көмеш призер исеменә лаек булган.

Рөстәм Фәйзрахмановны һәм аның остазы Александр Носовны уңышлары белән котлыйбыз!
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*