Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
«Нефтехимик» үзе белән җанатарларны Казандагы уенга бушлай алачак
Спорт
  • 13 Август 2019 - 10:40
  • Караулар: 13

14 августта Казанның «Рубин» стадионында «Нефтехимик» белән «Ротор» арасында ФНЛ Беренчелеге уены узачак. Түбәнкамалылар өчен матч өйдәге дип санала, әмма җирле кырны үзгәртеп кору сәбәпле, аны башкалага күчерделәр.

Клуб җитәкчелеге уенга баручы җанатарлар өчен Түбән Кама - Казан - Түбән Кама маршруты буенча бушлай автобус оештырырга карар кылды. Команда өчен җанатарга барырга теләүчеләр үз исем-фамилияләрен, атасының исемен һәм элемтә телефонын җанатарлар белән эшләү белгеченә хәбәр итеп языла ала. Телефон: 8-917-864-35-16.

Түбән Камадан кузгалып китү 14 августта 12:00 сәгатьтә Җиңүнең 30 еллыгы, 8А («Нефтехимик» стадионы) адресы буенча.

Фото: ФК "Нефтехимик"

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*