"Нефтехимик” клубы спортчысы 35 яшьлек Рөстәм Фәйзрахманов якташларын дзюдо буенча уңышлары белән таң калдыруын дәвам итә.
Билгеле булганча, шәһәрдәшебез 2016 елда Европа чемпионатында ветераннар арасында - бронза, дөнья чемпионатында - ике көмеш һәм бер бронза, быел Япония ачык чемпионатында алтын медальләр яулады.
Спортчының чираттагы җиңүе – мастерлар арасында дзюдо буенча Европа чемпионатындагы уңышы. Бу чемпионаттан Рөстәм Фәйзрахманов алтын медаль белән кайтты.