ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
12 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
4 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
2 көн калды
Түбән Кама триатлоны 250 спортчыны үзенә җыйды
Спорт
  • 15 Июль 2019 - 08:54
  • Караулар: 120
TIMERMAN спорт чаралары сериясенең яңа сезоны 14 июль көнне Түбән Камада ачылды, биредә триатлон буенча ярышлар узды. Түбән Кама  триатлонында 250 кеше катнашты. 

Ярышлар Кама яр буенда узды. Спортчылар 750 метрга йөзү, 20 километрга велосипедта узышу, 5 километрга йөгерүдә үзара көч сынашты.  Питердан килгән Илья Суслов шәхси ярышта барлык  өч этапны 1:07:30 исәбе белән узып, абсолют җиңүче булды. Аннан  4 минутка гына  калышып,  икенче урынны Түбән Камадан физкультура укытучысы  Вячеслав Соколов яулады.



Сүз уңаеннан, Вячеслав Соколов  күптән түгел Эстония триатлоныннан кайтты, анда ул бөтен дөньядан 1500 спортчы арасында 13 нче урын яулады. Эстониядәге ярышта  спортчыларга 21 километрга йөгерергә, 90 километрга велосипедта узышырга, 1,9 километрга суда йөзәргә туры килгән. Бу араны якташыбыз  4 сәгать 25 минутта узган. 



Җанатарлар арасында  Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин, "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, Бекмамбетовлар гаиләсе һ.б. кунаклар бар иде.  

"Эксперимент үткәрәбез: узган ел триатлонны  Чаллыда  уздырган идек, быел Түбән Камада, - ди TIMERMAN директоры Вадим Янгиров. - Трасса бик җиңелләрдән түгел: биредә йөзү өчен агым бик көчле,  велосипедта узышканда да сак булу кирәк, үрләр күп". Аның сүзләренә караганда, быел катнашырга теләк белдерүчеләр бик күп булган, күпләре теркәлергә өлгерми дә калган.  Тамашачылар күп булуы да куанычлы. 

"Бүген бик шәп спорт бәйрәме, - ди зур команда составында килгән Әлмәт башлыгы Тимур Ногманов. - Бөтен старт бик матур булды, сезнең шәһәрегез бик матур, яр буйларыгыз бик матур, барысы да искиткеч эшләнгән, йөгерәсең – [боларның барысына] сокланып карыйсың, әйләнешләрнең күп булуы да туйдырмый".




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*