Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Түбән Камада триатлон буенча TIMERMAN-2019 узышы үтәчәк
Спорт
  • 10 Июль 2019 - 10:31
  • Караулар: 59
Үз тарихында беренче тапкыр TIMERMAN командасы триатлон буенча ярышка стартны Түбән Камада бирә.

Ярыш 11:00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларга шәхси яки эстафета командасында "Спринт" дистанциясен узарга туры киләчәк. Ул үз эченә өч этапны ала: 750 м ераклыкка йөзү, 20 км ераклыкка велоузыш һәм 5 км арага йөгерү.

Балалар арасында ярыш 10:00 сәгатьтә башлана. Анда  2008-2014 елгы балалар катнаша ала, алар 600 метрга йөгерәчәк. Барлык катнашучыларга  да медальләр биреләчәк. 

Оештыру комитеты мәгълүматлары буенча, ярышка Россиянең 11 төбәгеннән һәм 24 шәһәреннән катнашучылар теркәлгән. Алар арасында, гадәттәгечә, слотларның 40% ын биләп, Татарстан алда бара. Шулай ук Удмуртия Республикасы, Самара өлкәсе һәм Башкортстан Республикасыннан да катнашучылар күп булыр дип көтелә. 

"Спринт" дистанциясенә 105 кеше теркәлгән, "Эстафета-спринт"ка -  30 кеше. Түбән Камадан ярышта  дүрт кеше катнашырга теләк белдергән:  Рәис Шәехов, Вячеслав Соколов, Алексей Петров һәм Павел Новиков. Иң яшь катнашучыга -  18, иң өлкәненә -  58 яшь.



Программа:

07:30 - 09:45 - чишенү бүлмәләре һәм  әйберләрне саклау камералары эшли башлый, теркәлгән катнашучыларга старт пакетларын бирү. 
08: 00-10: 00 -транзит зонасында велосипедлар урнаштыру.  БIKE/RUN капчыкларын тарату.
10: 00 - балалар узышына старт. 
10: 40- суда йөзү ярышларында катнашучылар зонасын ачу. 
11: 00- старт. 
12: 40-14: 00 - транзит зонасыннан велосипедлар бирү. 
13: 00- шәхси спринтта абсолют беренчелектә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү. 
13: 20 - эстафетада җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү. 
13: 15 - финишны ябу. 
14: 00- транзит зонасын ябу. 

Катнашу кагыйдәләре, трасса проекты һәм ярыш нигезләмәсе белән TIMERMAN рәсми сайтында танышырга мөмкин. 

Машина йөртүчеләр игътибарына! Ярыш үткәрелү сәбәпле,  транспорт  хәрәкәте  чикләнәчәк. Әйтик, 11: 00 - 14:00 сәгатьләрдә Красный Ключ бистәсенең "Пятерочка" кибетеннән яр буена таба  юл ябыла. 

Кунаклар һәм катнашучылар үз машиналарын  "Мирас" мәдәният йорты каршына куя ала. 



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар