Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Беренчелек өчен көрәш: түбәнкамалылар янгын-гамәли спорты буенча республика ярышларында Казан командасын узып киттеләр
Спорт
  • 17 Июнь 2019 - 11:47
  • Караулар: 27

Татарстан башкаласында өлкәннәр арасында янгын-гамәли спорты буенча чемпионат узды. Анда Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы, Зәй шәһәрләреннән 6 команда катнашты.

Штурм баскычы буенча өйрәтү каланчасының дүртенче кат тәрәзәсенә күтәрелештә Роман Вагнер 12,60 секунд нәтиҗәсе белән беренче урынны алды. Ә Илдар Шәйхаттаров бу күнегүләрне башкаруда өченче урынга чыкты, вакыты-16.00 сек. Эстафетада түбәнкамалылар командасы беренче урынны яулады (вакыт - 55,56 секунд).

Ксения Бойкиева каршылыклар аша 100 метрлы полосаны үтү (16,99 сек.) һәм ике төр ярышта да (24,64 секунд) чемпионлыкны яулады. Өйрәтү каланчасының икенче кат тәрәзәсенә «Штурмлау» (штурм баскычы буенча менү) күнегүләрен башкарганда, Ангелина Ибраһимова өченче урынны алды (7,55 сек.).

Нәтиҗәдә, түбәнкамалылар, ФЯКХО-1 командасы ярышларның чемпионы булды. Икенче урында Әлмәт командасы һәм пьедесталның өченче баскычына Казан командасы менде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар