ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
35 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
27 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
26 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
20 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
8 көн калды
Өченче «гранта» рәттән: Түбән Кама Сабантуеның абсолют батыры булып тугызынчы тапкыр Марат Мөхәммәдҗанов калды
Спорт
  • 16 Июнь 2019 - 13:01
  • Караулар: 82

Сенсация булмады: Түбән Кама Сабан туеның абсолют батыры булып тугызынчы тапкыр Марат Мөхәммәдҗанов калды. Спорт мастеры тәкәне яңа Лада Granta автомобилендә алып китте.

Исегезгә төшерәбез, милли көрәш буенча ярышлар иртәнге 11 тирәсендә старт алды. Әле генә җиңүчеләр билгеле булды. Бу соңгы өч елда җиңелмәс көрәшченең өченче "гранта"сы инде.

Марат Мөхәммәдҗанов – көрәшнең өч төрен-ирекле, милли һәм билбау көрәшен үзләштергән уникаль спортчы, ул барысында да спорт мастеры булды. "Дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә «Факел» спортзалында көрәш белән шөгыльләнәм, атнага ике-өч тапкыр бассейнга һәм тренажерлар залына йөрим, - дип сөйләде ул интервьюларның берсендә. - Тренировкаларда спаррингтан тыш, көчне үстерүгә күнегүләр ясыйм: чүгәләү – 200 кг, ятып штанга күтәрү – 180 кг. Димәк, көн саен физик формам белән шөгыльләнәм".

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*