ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
4 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
3 көн калды
Түбән Камада Россия көнен спортча билгеләп үттеләр
Спорт
  • 13 Июнь 2019 - 15:02
  • Караулар: 84

Көн дәвамында спортның төрле төрләре–баскетбол, волейбол буенча ярышлар, ГТО нормаларын тапшыру, «Яшел фитнес» проекты кысаларында аерым мәйданчык эшләгән «Кояшлы алан» спорт һәм гаилә ялы паркы территориясе үзәк мәйданчыкларның берсе булды.

Тамашачылар һәм җанатарларның игътибарын барыннан да бигрәк көн уртасында узган «прайм-лига» футбол матчы үзенә җәлеп итте. Яшел кырда «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе депутатлары һәм шәһәр җитәкчеләре командасы, шулай ук Түбән Кама эшмәкәрләре җыелма командасы чыкты. «Бердәм Россия» командасын Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры һәм партиянең Түбән Кама җирле бүлекчәсе секретаре Айдар Метшин җитәкләде, эшмәкәрләр җыелма командасы капитаны итеп Валерий Абрамов сайланды.

"Прайм-лига» матчлары («Бердәм Россия» партиясе инициативасы буенча оештырылган футбол ярышлары) илдә 2011 елдан бирле үткәрелә. Берничә ел инде Россия көнендә, 12 июньдә, Түбән Кама да әлеге проектта катнаша. Командалар составы ел саен яңа уенчылар белән тулылана. Сүз уңаеннан, быел җитәкчеләр һәм депутатлар командасын Түбән Кама муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Артур Сафин, Түбән Каманың баш архитекторы Эмиль Сираҗетдинов, Түбән Каманың салым хезмәте җитәкчесе Айдар Бәйрамов тулыландырды, ә эшмәкәрләрнең җыелма командасы составына Кытай Халык Республикасы вәкилләре – «Камасталь» компаниясе җитәкчеләре («Түбән Кама» АСИҮТ резиденты) Чжай Юйгуй һәм Ли Мин керде.

Уен озынлыгы һәрберсе 20 минутлык ике таймнан торды. Беренче таймда ике команда да тигез тоелса да (моны 1:1 исәбе күрсәтте), икенче таймда уңыш күбрәк депутатлар корпусы командасы ягында иде, моның белән бергә эшмәкәрләр финал сыбызгысына кадәр бирешмәде. Уен «Бердәм РОССИЯ» командасы файдасына 3: 1 исәбе белән тәмамланды.

Бер голның авторы депутатлар командасы капитаны Айдар Метшин булды, ул матч тәмамлангач нәтиҗә ясады. Аның сүзләренә караганда, бүген ике команда да көйле уйнады, оборонадан һөҗүмгә күчтеләр. Айдар Метшин ахыргача көрәшкән һәм яхшы нәтиҗәр күрсәткән көндәш – эшмәкәрләр командасын да билгеләп үтте.

"Бәйрәм бик күңелле узды! Россия көнендә күп кенә түбәнкамалылар бергә, бердәм Түбән Кама гаиләсе белән илебез көнен, бердәмлек көнен билгеләп үтү өчен чыктылар - болар барысы да безнең өчен бик мөһим һәм кирәк», - диде Айдар Метшин һәм барысына да яхшы кәеф, иминлек һәм игелек теләде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*