Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
46 көн калды
Түбәнкамалылар ГТО нормаларын тапшыруда республикада икенче урын яулады
Спорт
  • 17 Май 2019 - 10:16
  • Караулар: 86
Түбән Кама  "Готов к труду и обороне"  ("Хезмәткә һәм оборонага әзер")   республика  кышкы фестивалендә көмеш медаль яулады. Бүләкләрне ТР Министрлар Кабинетында республика премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстанда ГТО оешмасы рәисе Эдуард Иванов тапшырдылар.

Кышкы фестивальдә беренче урынны -  Әлмәт, өченче урынны -  Яр Чаллы, дүртенчене  Казан яулады. Республиканың эре шәһәрләре арасында Түбән Кама элеккечә алда бара.

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" бөтенроссия физкультура-спорт комплексы - ил халкын физик тәрбияләүнең тулы  программасы һәм нормадагы нигезе. ГТО комплексында һәр яшь төркеме (6 яшьтән алып 70 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк)  өчен нәкъ менә аларга туры килә торган таләпләр һәм физик әзерлек нормалары билгеләнгән.  ГТО культурасын кайтаруда Түбән Кама  Россиядә беренчеләрдән булды.  Шуннан соң бу инициатива федераль дәрәҗәдә таратылды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*