Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
7 көн калды
Бөек Җиңү көне уңаеннан үткәрелүче гадәттәге эстафетада 700 ләп кеше катнашты
Спорт
  • 08 Май 2019 - 09:04
  • Караулар: 55
Кичә Түбән Камада «Нижнекамская правда» газетасы призына җиңел атлетика ярышлары үтте.  Анда 43 командадан 688 кеше катнашты.  Җиңү көне уңаеннан үткәрелүче узышлар Түбән Камада 53 нче тапкыр оештырыла, анда яше дә, карты да теләп катнаша.

Җиңүчеләр күчмә кубоклар, сәүдә үзәге сертификатлары һәм газетаның махсус призына ия булдылар. Игътибарыгызга узыш нәтиҗәләрен һәм фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Мәктәпләр арасында: 

1 нче урын - 35 нче лицей;

2 нче - урын 22 нче гимназия;

3 нче урын -  3 нче мәктәп. 

Предприятиеләр арасында:

1 нче урын -  НКНХ-1;                       

2 нче урын  - " Татнефть-Нефтехим" ИК;           

3 нче урын -  НКНХ-2;

4 нче  урын -  ТГК-16 ТЭЦ; 

5 нче урын  - ветераннар   командасы.

Урта һөнәри белем бирү  йортлары арасында:

1 нче урын -  педагогия көллияте;                         

2 нче урын -  нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте;                             

3 нче урын - медицина көллияте;     

4 нче урын - күп профильле көллият;                                  

5 нче урын -  индустриаль техникум.          

Югары уку йортлары арасында:

1 нче урын - химия-технология институты.         

Шәхси зачетта: 

Динар Гайнанов, 35 нче лицей;                           

Руслан Кашин, химия-технология институты;   

Артур Кузьмин, педагогия көллияте;

Руслан Осипов, "Татнефть-Нефтехим" ИК;

 Зөлфәт Борһанетдинов, ветеран.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар