Рус Тат
"Казан марафоны" җиңел атлетика ярышларында катнашып, түбәнкамалылар шәһәрдә спорт объекты төзелүгә үз өлешләрен кертә ала
Спорт
  • 18 Апрель 2019 - 16:25
  • Караулар: 35
Түбән Кама 2019 елда "Казан марафоны" җиңел атлетика ярышларына  теркәлү буенча беренче  өчлеккә керде һәм шуңа бәйле рәвештә безнең шәһәрнең яңа спорт объектына ия булу мөмкинлеге бар. 16 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, исемлектә  Түбән Камадан алда  -   Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләре. 

2015 елдан Татарстан Республикасында  Президент Р. Н. Миңнеханов ярдәме  тарафыннан "Казан марафоны" җиңел атлетика ярышлары үткәрелә. Халыкның массакүләм физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә ихтыяҗы арту сәбәпле, 2018 елдан  5 спорт төре буенча стартларны берләштерүче " TIMERMAN" проекты тормышка ашырыла, алар арасында җиңел атлетика, триатлон,  йөзү, чаңгы ярышлары һәм велосипед узышлары бар. Барлык проектлар да Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре белән берлектә спорт проектларын гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан үткәрелә.

2019 елның 5 маенда концепциясе эре халыкара стартлар уздыру мисалында нигезләнгән "Казан марафоны-2019" Халыкара җиңел атлетика ярышларын үткәрү планлаштырыла. Ярышлар кысаларында түбәндәге узышлар оештырылачак: «TIMERBABY», «TIMERKIDS» балалар йөгереше, 3 км, 10 км, 21,1 км һәм 42,2 км ераклыкка узышлар.

Марафон кысаларында республиканың  муниципаль районнары арасында конкурс та оештырыла. Конкурс җиңүчеләре   марафонда теркәлгән катнашучылар санының муниципаль берәмлек халкы санына процент нисбәтен ачыклау юлы белән билгеләнә. Конкурста беренче өчлеккә кергән   район территориясендә түбәндәге объектлар  төзеләчәк: 

1 нче урын – мини-футбол кыры;

2 нче урын – волейбол-баскетбол мәйданчыгы;

3 нче урын – спорт тренажерлары булган мәйданчыклар.

Быел юбилей узышы бөтен дөньядан катнашучыларны кабул итәчәк: бүгенге көндә теркәлү исемлекләрендә Германия, Һиндстан, Габона, Тайвань, Тунис һәм башка илләр бар. 

Марафонны ачу тантанасы 4 май көнне  19.00 сәгатьтә Казан шәһәренең Үзәк стадионында уза. Марафончыларны "Пицца" рус эстадасы төркеме сәламләячәк. Тагын бер үзенчәлек: 25 мартка кадәр марафонга теркәлүчеләр исемле номерларга ия булачак. 


 Ачылыш кысаларында ярышларда катнашучылар парады узачак, анда катнашучы барлык илләр, Россия төбәкләре һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре тәкъдим ителәчәк. 

МАРАФОН САЙТЫНА КҮЧҮ




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*