Рус Тат
Якташыбыз Марат Мөхәммәтҗанов Данил Галиев истәлегенә көрәш турнирында үз авырлык үлчәвендә батыр калды
Спорт
  • 08 Апрель 2019 - 15:38
  • Караулар: 77
5, 6 апрель көннәрендә Түбән Кама "Шинник" спорт комплексында Данил Галиев истәлегенә көрәш буенча  республика ачык турниры узды. Ярышта Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән 41 команда -  342 спортчы бил алышты.  

"Нефтехимик" җирле спорт клубы вәкилләре ике авырлык категориясендә призерлар булдылар. Тренер Алексей Шмелевта шөгыльләнүче  Алексей Журавлев 130 кг авырлык үлчәвендә өченче урын алды. Россия  спорт мастеры, Түбән Кама сабантуйларында  җиде тапкыр батыр калган  Марат Мөхәммәтҗанов үз авырлык үлчәвендә (130 килограммнан югары) җиңү яулады. Аның тренерлары -   Иван Крайнов, Алексей Шмелев. Бу -  Маратның агымдагы елда икенче җиңүе. Февраль аенда якташыбыз Муса Җәлил турнирында да җиңүгә  ирешкән иде.

Гомуми нәтиҗә буенча,  Түбән Кама районы узган елдагыча 5 нче урынында калды. Беренче урында -  Теләче, икенчедә – Әлмәт, өченчедә – Мамадыш районы.

Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез:

60 кг үлчәү авырлыгында:

1 нче урын – Гайфетдинов Илһам (Мамадыш);

2 нче урын – Абрамов Алексей (Алексеевск);

3 нче урын – Закиров Илдар (Мамадыш).


65 кг үлчәү авырлыгында:

1 нче урын – Мортазин Искәндәр (Әлмәт);

2 нче урын – Левашев Дмитрий (Зәй);

3 нче урын – Миңнехуҗин Алмаз (Яңа Чишмә).


70 кг үлчәү авырлыгында:

1 нче урын – Кәримуллин Динар (Теләче);

2 нче урын – Сәлахов Рөстәм (Әлмәт);

3 нче урын – Тимеров Айназ (Түбән Кама).


75 кг үлчәү авырлыгында:

1 нче урын – Зөлкарнәев Артур (Теләче);

2 нче урын – Кәримов Марат (Әлмәт);

3 нче урын – Муллахмәтов Илнар (Балтач).


80 кг үлчәү авырлыгында:

1 нче  урын – Таһиров Илшат (Түбән Кама);

2  нче урын – Степанов Максим (Мамадыш);

3 нче урын – Синякаев Рамил (Әлмәт).


85 кг үлчәү авырлыгында:

1 нче урын – Галиев Нәфис (Кукмара);

2 нче урын – Сәлахетдинов Раил (Кукмара);

3 нче урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче).


90 кг үлчәү авырлыгында:

1 нче урын – Сәмигуллин Айрат (Әлмәт);

2 нче урын – Сафин Илсур (Аксубай);

3 нче урын - Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин).


100 кг үлчәү авырлыгында:

1 нче урын - Алтынбаев Айдар (Әлмәт);

2 нче урын - Әдиятуллин Дамир (Мамадыш);

3 нче урын - Миначев Марат (Баулы).


130 кг үлчәү авырлыгында:

1 нче урын - Галләмов Муса (Теләче);

2 нче урын - Нургалиев Раил (Биектау);

3 нче урын – Журавлев Алексей (Нефтехимик).


130 килограммнан  югарырак үлчәү авырлыгында:

1 нче урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама); 

2 нче урын – Гатауллин Ленар (Биектау);

3 нче урын – Зәйнуллин Фирдүс (Яшел Үзән).

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*