Рус Тат
24 Февраль 2019
15:00 - 17:00
8 көн калды
23 Февраль 2019 18:00
24 Февраль 2019 20:00
7 көн калды
Айдар Метшин: "Ирекле көрәш Түбән Кама бренды булып тора".
Спорт
  • 04 Февраль 2019 - 15:21
  • Караулар: 35
Кичә Түбән Камада Кавказ, Урал, Себер, Үзәк Россия һәм Казахстанның иң көчле 35 командасы «М7» бөтенроссия турнирында катнашты.

Советлар Союзы спорт мастеры һәм хәйрияче Ленар Гаянов призына үтүче җиденче турнир 13 яшькә кадәрге 400дән артык егетне «Ярыш» спорт комплексы келәменә җыйды. Быелгы ярышларда бары тик төбәк һәм округ ярышлары җиңүчеләре һәм призерлары гына катнаша алды. 



Алар арасында Чечня, Дагстан, Кабарда- Балкар, Төньяк Осетия-Алания, Якутия, Коми Республикасы, Пермь крае, Ханты-Мансийск автоном округы, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Иваново, Свердловск, Әстерхан, Оренбург өлкәләре, Идел буе төбәкләре һәм Татарстан командалары үзара көч сынашты.

Быел үз республикаларының дүрт шәһәре спорт мәктәбен ярышларда тәкъдим иткән Казахстан спортчылары турнирның традицион кунаклары булды. Командаларның  вәкилләре сүзләренә караганда, Түбән Кама турниры да оештыру дәрәҗәсе һәм  приз фонды аркасында зур популярлык казана.



Спортчылар алдында чыгыш ясап, Түбән Кама мэры Айдар Метшин соңгы елларда сизелерлек нәтиҗәләргә ирешкән һәм әлеге спорт төрен өстенлекле ярышлар рәтенә чыгарган шәһәр тренерларына рәхмәт белдерде. "Ирекле көрәш безнең шәһәр белән тыгыз бәйләнгән һәм аның символы, бренды булып тора. Ирекле көрәш белән шөгыльләнү  - безнең өчен зур дәрәҗә,  секцияләргә язылучы балалар саны арта, алар тырышырга һәм беренчелекне алырга  тели. Хәзер бу спорт төре буенча  без республикада гына түгел, бөтен округта да әйдәп баручы. Түбән Кама үзенең Идел буе ирекле көрәш башкаласы статусы белән горурлана", - дип билгеләде Метшин.



Призларга килгәндә исә, җиңүчеләр  - бишәр мең сум, көмеш призерлар – ике мең, ә бронза медаль ияләре  бер мең сум алды. Ике көн нәтиҗәләре буенча өч түбәнкамалы призлы урынга иреште:  үз авырлык категориясендә  Максим Соловьев (27 кг) -1нче урын,  Кәрим Кириев (47 кг) - 2нче урын,  Олангир Бобокәримов (60 кг) 3нче урын алды.



"Читтән килгән командаларның әзерлек дәрәҗәсе һәм сыйфаты узган еллар белән чагыштырганда күпкә үскән, медальләрнең илебезнең төрле почмакларына таралуы да шул турыда сөйли, шуның белән  медальләрнең кыйммәте дә  арта", - диләр ярышларны оештыручылар. 

Нәтиҗәләр: 2 февраль - 3 февраль
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*