Рус Тат
26 Гыйнвар 2019 17:00
27 Гыйнвар 2019 18:00
11 көн калды
Хоккей йолдызлары атналыгы Яшьләр хоккей лигасы командаларының унынчы матчы белән ачыла
Спорт
  • 11 Гыйнвар 2019 - 13:43
  • Караулар: 15
 Яшьләр хоккей лигасы командалары арасында унынчы юбилей матчы  башланырга  санаулы сәгатьләр калды. Хәзерге вакытта Түбән Камага барлык катнашучылар да килеп җитте, Боз сараенда соңгы әзерлек эшләре бара, ә җанатарларны,  гадәттәгечә,  чын хоккей бәйрәме көтә.

«Нефтехим-Арена» каршындагы тирәлек күңел ачу мәйданчыгына әйләнәчәк. Биредә берничә көн дәвамында биш оста ике метрлы хоккей капкачысы сынын булдырды, сын тирәсен боздан ясалган хоккей алкалары тулыландырды.



Боз сыннарыннан тыш, биредә махсус сәхнә дә куелачак, анда Татарстан иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Спорт сарае эчендә җанатарларга матчны көткән вакытта шөгыльләнү мөмкинлеге дә бар. Анда теләгән һәркем үзен Антон Васильев яки Никита Рожков ролендә сынап карый алачак. Икенче катта кунакларны концерт программасы, VR-хоккей, аквагрим осталары көтә.

Чарага Яшьләр хоккей лигасы  идарәсе рәисе Александр Медведев, Дәүләт Думасының физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Михаил Дегтярев, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов килергә  планлаштыра. Матчның мәртәбәле кунагы -  әлбәттә, Түбән Кама мэры Айдар Метшин. 



Әлеге уен -  яшь хоккейчыларның чын көрәше. Үзеңне яхшы яктан күрсәтү  -  КХЛ йолдызлары матчына эләгү мөмкинлеге генә түгел, ә тренерларның игътибарын үзеңә җәлеп итү һәм  киләчәктә өлкәннәр  командасына эләгү мөмкинлеге дә дигән сүз. Танылган хоккейчылар -  Захар Арзамасцев, Александр Барабанов, Виктор Антипин, Владимир Ткачев, Сергей Калинин, Никита Сошников, Роман Любимов, Никита Нестеровлар заманында Чакыру кубогында катнашып,  танылу алдылар. Алар барысы да  -   хәзерге  яшь буын өчен чын уенчылар үрнәге.



 Түбән Камага ике конференциянең дә иң яхшы хоккейчылары килә: болар  - «Снежные Барсы» комадасының әйдәп баручы уенчысы Саян Данияр, «Мамонты Югры» командасыннан  иң яхшы уенчы Кирилл Кожевников. Аларга «Сибирские Снайперы»  командасыннан  Даниил Лапин,  «Ладья»дан Андрей Гришаков һәм иң яхшы һөҗүмчеләр кушыла. 

Димәк, иртәгә, 12 гыйнварда, 15:00 сәгатьтә Түбән Кама Боз сарае каршындагы мәйданда һәм  фойеда җанатарлар өчен махсус программа башлана. Матч алды тамашасы - 17: 00 сәгатьтә, уен исә  17: 20  сәгатьтә башлана.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*